news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында мәктәп һәм балалар бакчаларын яңа уку елына кабул итәләр

Яңа уку ел алдыннан Спас районы мәктәпләре һәм балалар бакчаларының хәзерлеген тикшерү башланды. 15 августка кадәр мәгариф бүлеге, администрация, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләреннән торган махсус комиссия барлык уку йортларын тикшереп чыгарга тиеш.

Спас районында 21 мәктәп, 19 балалар бакчасын, Спас тармак технологияләре техникумын, балалар сәнгать мәктәбен, «Олимп» спорт мәктәбен, «Витязь» яшүсмерләр клубын, шулай ук өч өстәмә белем бирү мәктәбен – Балалар иҗат йортын, «Регата» балалар техник иҗаты станциясен, балалар савыктыру-белем бирү мәктәбен тикшерергә кирәк. Бу турыда «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Беренче эш көнендә комиссия Бураково, Көек, Әҗмәр, Вожи, Полянка һәм Танкеевка мәктәпләрен, Әҗмәр, Вожи, Куралово, Танкеевка, Балымер, Полянка, Приволжск, «Антошка», «Колосок» балалар бакчаларын һәм Спас тармак технологияләре техникумын карап чыкты

Тикшерү барышында санитария нормалары һәм таләпләре, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешенә, мәктәп кабинетларның белем бирү өчен җиһазландырылуына, террорчылыктан саклану шартларын булдыруга аерым игътибар бирелә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия акт төзи. Ачыкланган җитешсезлекләр юк ителгәннән соң, тикшерү яңадан үткәрелә.

«Яңа уку елына хәзерлек график нигезендә бара. Тикшерү барышында ачыкланган вак-төяк җитшсезлекләр тиз арада бетерелергә тиеш» – дип билгеләп үтте Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Алескандр Ермилин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100