news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Созвездие-Йолдызлык» театрында «Минем шәҗәрәм» бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр

Кичә, 16 ноябрьдә, «Созвездие-Йолдызлык» театрында «Минем шәҗәрәм», «Гаилә архивын тапшыр» архив конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, шулай ук ТР муниципаль архивларыннан ярдәм алу конкурсы узды.

Шәҗәрәләр өйрәнүче «Минем шәҗәрәм» республика конкурсы 2018 елдан бирле үткәрелә. Анда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 2419нан артык катнашучы җыелды. 2025 елда мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр 169 конкурсант сыйфатлы тикшеренү эшләре тәкъдим итте һәм киләчәк буыннар өчен нәсел китаплары әзерләде.

Чарада ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашты. Ул архив хезмәте үз шәҗәрәләрен төзү белән шөгыльләнергә яратучы, фәнни тикшеренү эшләре башкаручы кешеләргә актив ярдәм итә, дип сөйләде.

«Без иң беренче чиратта балалар үз куллары белән ясаган эшләрне бүләклибез. Бала һәр бабасының, һәр әбисенең исемен үзе язса, әлбәттә, ул аларны истә калдыра. Соңыннан ул аларны үзенә үрнәк итеп куя, чөнки безгә кадәрге буын хөрмәткә лаек», — дип аңлатты Габдрахманова.

Шулай ук ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе конкурста катнашучыларның иң кечкенәсенә 6 яшь, иң өлкәненә 83 яшь, дип билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot