news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федерация Советы үзмәшгульләр өчен экспериментны вакытыннан алда төгәлләргә тәкъдим итте

Федерация Советы Россия Хөкүмәтенә һөнәри керемгә махсус салым билгеләү буенча эксперимент нәтиҗәләрен анализларга һәм аны 2026 елда вакытыннан алда тәмамлау мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

23 сентябрьдә РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников катнашында узган Хөкүмәт сәгате нәтиҗәләре буенча Федераль Җыенның югары палатасы карарында шул хакта әйтелгән.

Хөкүмәткә «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү нәтиҗәләрен өйрәнергә һәм анализ нәтиҗәләре буенча аны киләсе елда тәмамлау мәсьәләсен карарга тәкъдим ителде.

Моннан тыш, Министрлар Кабинетына «хезмәткәрләрне яллаганда физик затлар кеременә салымны исәпләү өчен салым базасын киметү практикасына юл куймау буенча өстәмә чаралар» әзерләү белән шөгыльләнергә тәкъдим ителә.

Максим Решетников 23 сентябрьдәге чыгышында үзмәшгульләр өчен агымдагы салым режимын башта планлаштырылганча 2028 елга кадәр саклауны Хөкүмәтнең принципиаль позициясе дип атады, дип билгеләп үтә ТАСС агентлыгы.

Шуның белән бергә, РФ икътисади үсеш министры һөнәри керемгә салым эксперименты акрынлап ахырына якынлашуын билгеләп үтте. Димәк, яңа салым схемасы турында фикер алышуны хәзер үк башларга кирәк, дип искәртте ул.

Татарстанда 2025 елның июленә үзмәшгульләр саны 400 меңнән артып китте. 2024 елның декабрендә ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко үзмәшгульләр өчен ташламаларны эшче кадрлар җитмәүнең бер сәбәбе дип атады.

2019 елдан кереме елына 2,4 миллион сумнан артмаган үзмәшгуль гражданнар өчен 4 процент (физик затларның керемнәреннән) яки 6 процент (юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең керемнәреннән) күләмендә һөнәри керемгә салым ставкасы гамәлдә. Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot