news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Социаль ипотека программасын яктырту буенча журналист конкурсында җиңүчеләр торак шартларын яхшырта алачак

^Социаль ипотека программасын яктырту буенча журналист конкурсында җиңүчеләр торак шартларын яхшырта алачак

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасын яктырту буенча журналист конкурсы игълан итте.

Конкурс республика халкының Татарстанда гамәлгә куелучы алырлык торак проекты турындагы хәбәрдарлыгын арттырырга тиеш. Конкурсны оештыручылар республика гаммәви мәгълүмат чараларының теманы яктыртудагы активлыгы һәм кызыксынуы ярдәмендә социаль ипотека программасы механизмы асылын аңлатуга һәм кешеләрдә торак шартларын яхшыртуның реаль ысулы буларак программаны позитив кабул итүне формалаштыруга ирешеләчәк, дип саный.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче теләсә кайсы теле радиокомпания һәм басма матбугат катнаша ала. Конкурска сайлап алу шартлары – тапшырулар һәм мәкаләләр бирүдә профессиональлек дәрәҗәсе, концепциянең оригинальлеге, теманы анализлауның тирәнлеге, конкурс барган чорда социаль ипотека темасын даими һәм кызыксынып яктырту.

Конкурс материаллары сигез номинация буенча каралачак. ТРда социаль ипотека программасын гамәлләштерүне яктыртучы иң яхшы басма, телерадиокомпания яки электрон басма номинацияләрендә җиңүчеләр социаль ипотека программасы буенча фатир алачак, икенче урындагылар – 20 мең сум, өченчедәгеләр – 10 мең сум, кызыксындыру премиясе – 5 мең сум.

Вакытлы басмаларда һәм электрон газеталардагы иң яхшы мәкаләләр, иң яхшы телепрограмма һәм радиопрограмма номинациясендә җиңүчеләр 30 мең сум алачак, икенче урын өчен – 20 мең сум, өченче – 10 мең сум, кызыксындыру премиясе – 5 мең сум.

Үз төбәгендә социаль ипотеканы гамәлләштерү турында бәян итүче иң яхшы җирле басма, җирле басмада иң яхшы мәкалә номинацияләрендә түбәндәгечә бүләкләү каралган: беренче урын – 20 мең сум, икенче урын – 10 мең сум, өченче – 5 мең сум, кызыксындыру премиясе – 5 мең сум.

Материаллар 2007 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителә, конкурс йомгаклары 2007 елның 26 гыйнварында чыгарылачак. Җиңүчеләрне билгеләү ТР Президентының матбугат үзәге җитәкчесе рәислегендәге конкурс комиссиясе карары нигезендә булачак. Конкурсның оештыру комитеты өстәмә рәвештә махсус призларны гамәлгә куярга яки материаллар конкурс таләпләренә туры килмәсә призлы урыннарны билгеләмәскә хаклы. Конкурс йомгакларын чыгарганда материалларның сыйфат параметрлары гына түгел, конкурсантларның активлык дәрәҗәсе дә исәпкә алыначак. Конкурс турында нигезләмә һәм гариза үрнәге ТР “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтында урнашкан - www.tatmedia.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100