news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сорашу: Казанда һәр бишенче кеше читтән торып эшләү өчен азрак хезмәт хакына риза

Казанда яшәүче һәр бишенче кеше, дистанцион рәвештә эшләү өчен, үз кеременең 5 процентыннан баш тартырга әзер. SuperJob.ru сайтындагы сораштыру мәгълүматлары шуны күрсәтә.

«Хезмәт хакларын киметүгә ир-атларга караганда хатын-кызлар ешрак ризалык белдергән. Читтән торып эшләү өчен үз хезмәт хакларын бүгенге көндә Казанда яшәүче 37 процент кеше киметергә әзер. Аларның исәпләүләре буенча, керем кимү графикның уңайлылыгы белән генә түгел, транспорт һәм туклану чыгымнары булмау белән дә компенсацияләнәчәк», – диелә хәбәрдә.

Сораштыруда катнашкан һәр унынчы кеше өйдән эшләү өчен хезмәт хакының 10 процентыннан баш тартырга әзер. Җавап бирүчеләрнең тагын 2 проценты хезмәт хакын – 15 процентка, ә 4 проценты исә керемен 20 һәм 25 процентка киметергә риза. Шул ук вакытта шәһәрлеләрнең 43 проценты дистанцион форматтагы эшкә азрак хезмәт хакы түләү белән бөтенләй дә килешми.

Читтән торып эшләү мөмкинлеге бирә торган компанияләр саны соңгы айларда кими бара. 2022 елның март ае белән чагыштырганда, мондый компанияләр ике тапкыр азайган, ә февраль белән чагыштырганда – 4,5 тапкыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100