news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы атнада Татарстанда ковид белән авыручылар 30 процентка арткан

Татарстанда кабат коронавирус белән авыртучылар саны арткан.

«Башта бер атнада авыручылар 8 процентка, аннары 11 процентка арткан. Соңгы атнада ковид йоктыручылар 30 процентка арткан», - диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, вирусның циркуляцияләүче штаммы шактый йогышлы, әмма ковид 95 процент очракта кискен тын юллары вирус инфекциясе кебек уза һәм хастаханәгә ятарга кирәкми.

Шул ук вакытта республикада башка тын юллары авырулары белән чирләүчеләр саны арта.

Татарстанлылар еш кына риновирус, аденовирус һәм парагрипп йоктыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100