news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шойгу: Хатын-кызларны өлешчә мобилизация кысаларында чакырмаячаклар

Россиядә игълан ителгән өлешчә мобилизация кысаларында хатын-кызларны чакырмаячаклар. Бу хакта Россия саклану министры Сергей Шойгу мобилизацияләнгән ир-атларны урнаштыру әзерлеген һәм шартларын тикшерү вакытында белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Юк. Бу киләчәккә планнарда да юк. Без хатын-кызларны чакырырга җыенмыйбыз», - диде журналистларга хәрби ведомство җитәкчесе.

Ул Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән «Патриот» конгресс-күргәзмә үзәге базасында һәм Мәскәү өлкәсенең Кубинка шәһәрендә «Авангард» яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү укыту-методик үзәге базасында мобилизацияләнүчеләрне урнаштыру урыннарын тикшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100