news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шойгу Россиядә өлешчә мобилизацияләүгә керешергә кушты

Саклану министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизация турында РФ Президенты указын үтәүгә керешергә кушты. Йөкләмә ведомство коллегиясендә бирелде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ул билгеләп үткәнчә, министрлык һәр төбәк өчен бурычлар билгеләгән.

«Күрсәтмә минем тарафтан имзаланды, йөкләмәләр барлык субъектларга да билгеләнде, гаскәрләрдә һәм көчләрдә мобилизацион чаралар үткәрү тәртибе буенча Генераль штаб күрсәтмәләре бирелде», – диде ул.

Искәртеп узабыз, иртән Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыкты һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы карарны имзалады. Шойгу ачыклык керткәнчә, чакырылышка хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервтагы кеше җәлеп ителергә тиеш, бу –  гражданнарның гомуми санының 1 процентыннан бераз күбрәк. Чакырылыш этаплап булыр дип көтелә, студентлар һәм хәрби хезмәттәге солдатлар (срочниклар) аңа эләкми.

Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы өлешчә мобилизация буенча повесткаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрү планлаштырылмавын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100