news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шойгу мобилизацияләнүчеләргә социаль түләүләр исәпләү тәртибен раслады

Россия Саклану министры Сергей Шойгу, үз боерыгы белән, өлешчә мобилизация буенча запастан алынган россиялеләргә социаль түләүләрне исәпләү тәртибен раслады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

«Россия Федерациясе Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнарына айлык социаль түләүне гамәлгә ашыру тәртибен билгеләргә боерык бирәм», – диелә боерык текстында.

Документның кушымтасында язылганча, мобилизацияләнүчеләргә айлык түләүләр хәрби вазифага билгеләнгән көннән алып аннан азат ителгән көнгә кадәр бирелә. Кораллы көчләр белән контракт төзелсә, түләүләр килешү үз көченә кергән көнгә кадәр бирелә.

Тулы булмаган календарь ай өчен социаль түләү күләме бу ай эчендә хезмәттә булган көннәр санына туры килә. Боерыкта шулай ук язылганча, социаль түләү хәрби хезмәткәргә агымдагы ай өчен түләү белән бер үк вакытта, ә декабрьдә – 25енә кадәр исәпләнә.

  • Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябреннән 28 октябренә кадәр үткәрелде. РФ Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, бу чорда, үз иреге белән хәрби хезмәткә алынучылар һәм резервчыларны исәпкә алып, 318 мең кеше хезмәткә киткән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 31 октябрьдә Татарстанның өлешчә мобилизация буенча Саклану министрлыгы йөкләмәсен тулысынча үтәвен белдерде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100