news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Согуд Гарәбстанында хаҗ кылуны уңайлы итәргә мөмкинлек бирәчәк кайбер яңалыклар кертелде

Согуд Гарәбстаны Корольлеге, хаҗиларга уңайлыклар тудыру максатыннан, гражданнарга хаҗ вакытында үз торакларын тапшырырга рөхсәт итте. Моның өчен торак хуҗасы тиешле органнардан рөхсәт алырга һәм General Directorate of Civil Defence сертификатларын юнәтергә тиеш. Торакны веб-сайтлар һәм кушымталар аша эзләргә һәм арендаларга мөмкин. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике изге мәчет эшләре белән идарә итү президенты, доктор Абдуррахман әс-Судайс сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны Корольлегендә хаҗ кылучылар өчен 48 яңа смарт-хезмәт булдырылган. Моннан тыш, Мәккәдәге изге урыннарда иминлек контроле системасын гамәлгә кертергә ниятлиләр. Ихтыяҗ туган очракта, эзләүдә булган кешеләрне реаль вакыт режимында йөзләрне тану функциясе ярдәмендә табачаклар.

Доктор Абдуррахман әс-Судайс шулай ук 34 хатын-кызның Мәккәдәге Әл-Хәрам һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәрләр мәчетенә югары вазифаларга билгеләнүе хакында хәбәр итте. Бу Согуд Гарәбстаны хатын-кызларын эшкә урнаштыруда «сыйфат ягыннан алга китеш» булачак, дип яза Thenationalnews газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100