news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Согуд Гарәбстанының суверен фонды Россия икътисадына 10 млрд доллар инвестицияләргә әзер

Фонд төзелгәннән алып, бу аның иң зур килешүе

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Россия туры инвестицияләр фонды һәм Согуд Гарәбстанының "Public Investment Fund" (PIF) суверен фонды партнерлык төзи, аның кысаларында PIF дүрт-биш елда Россия проектларына 10 миллиард доллар инвестицияләячәк. Бу фонд төзелгәннән алып, аның иң зур килешүе, дип хәбәр итә Россия туры инвестицияләр фонды.

“КоммерсантЪ” язганча, инвестицияләрнең төп өлеше инфраструктура проектларына юнәлдереләчәк, әлегә шундый ун килешү турында сөйләшенгән. Согуд Гарәбстанына инвестицияләр җәлеп итү белән шөгыльләнүче "SAGIA" фонды белән килешүгә ирешелгән. Бу ил базарына “Лукойл” кебек компанияләр чыгуга булышырга тиеш.

Фонд башлыгы Кирилл Дмитриев сүзләренчә, әлегә транспорт инфраструктурасы, аграр сектор һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә унлап проект әзерләнгән – әлеге килешүләр ел азагына кадәр игълан ителергә тиеш, моннан тыш PIF Россия туры инвестицияләр фондының булган проектларына да акча кертәчәк. Согуд Гәрабстаны инвесторлары бәясе йөзләгән миллион доллар тәшкил иткән зур проектлар белән кызыксына. Сүз, аерым алганда, түләүле юллар, портлар һәм аэропортлар төзелеше турында бара.

Басма билгеләп үткәнчә, бу хакта Согуд Гәрабстанының оборона министры, король Сәлманның улы принц Мөхәммәд бен Сәлман Петербург икътисади форумында катнашканнан соң ирешелгән. Ул анда Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100