news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры ачык һавада концерт бирәчәк

23 августта София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры ачык һавада концертлар сезонын ача.

Республика солистлары тыңлаучыларга үзләре башкаруындагы ретро-әсәрләрне тәкъдим итәчәк. Оркестрның дирижеры – ТР халык артисты Анна Гөлишәмбарова.

«Үз кешеләр» концерты 18:00 сәгатьтә Тельман ур., 29 адресы буенча урнашкан үзәк ишегалдында башлана. Чарага керү ирекле, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100