ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Питрәч районы Татар Тау Иле авылында чишмә ачылды 157

10 октябрь 2018, 23:00

Суга килүчеләр өчен авыл тарихы һәм чишмә турында файдалы мәгълүмат та урнаштырылган.

Әлмәттә күкрәк бизе яман шеш авыруына каршы акция узды 93

10 октябрь 2018, 22:00

Тикшеренү барышында 102 кешедә төрле характердагы кимчелекләр табыла.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда медицина өчен төп бурычларны билгеләде 101

10 октябрь 2018, 21:33

Ведомсто өчен өстенлекле бурычларны республикада яшәүчеләр берничә атнада билгеләгән.

10 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар 102

10 октябрь 2018, 21:00

Рөстәм Миңнеханов “ТНВ” өчен яңа бина төзеләчәген әйтте, Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей бәхәсенә ачыклык кертелде, иртәгә «Мулла» фильмы прокатка чыга.

Татарстанда иртәгә көчле җил көтелә 106

10 октябрь 2018, 18:48

11 октябрьдә көндез һава температурасы +9 градуска кадәр күтәрелә.

Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей бәхәсе: Россия авторлар җәмгыяте кем хаклы булуын әйтте 214

10 октябрь 2018, 18:00

Танылган җырчылар арасында бәхәс "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары өчен килеп чыкты.

Алексеевск районында 18 фатирлы яңа йортка күченүчеләрне өй туе белән котладылар 64

10 октябрь 2018, 17:24

Барлык фатирлар да ремонтланган һәм ике контурлы котеллар белән җиһазланган.

Республика клиник хастаханәсендә консультант-робот Арни барлыкка килде 116

10 октябрь 2018, 16:10

Иннополис белгечләре наноярдәмче ясаган.

EuroSkills 2018 көмеш призеры: Роботлар чын балта остасын беркайчан да алмаштыра алмый 90

10 октябрь 2018, 14:44

Татарстан егете “Балта остасы” компетенциясендә Россиянең барлык балта осталары данын яклады.

Россия Хөкүмәте җылылыкка шәхси счетчиклар куюны хуплады 537

10 октябрь 2018, 11:40

Әлеге счетчиклар куелгач, фатир хуҗалары өйдә үзләренә кирәкле һава температурасын көйләп, җылылык өчен чыгымнарны киметә алачак.

Кече һәм урта бизнес белән вазгыять контрольдә - Олег Пелевин 83

10 октябрь 2018, 10:34

ТР икътисад министры урынбасары депутатның кече һәм урта бизнесның бөлгенлеккә төшүе һәм азык-төлеккә бәяләр арту турындагы сорауларына җавап бирде.

Ольга Калашникова: Муниципаль хезмәткәрләрнең тормышын иминиятләштерү өчен ярдәм кирәк 83

10 октябрь 2018, 10:19

Хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү өчен ТР бюджетыннан 11 млн сум акча бирелергә тиеш, дип саный профсоюз хезмәткәре.

Быел Татарстанда 96 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде 108

10 октябрь 2018, 10:11

Республиканың барлык районнарында да баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары өчен мәйданчыклар барлыкка килде.

Совет районы суд приставлары иртәнге рейд вакытында алимент түләмәүчеләр белән очрашты 133

10 октябрь 2018, 09:38

Совет районы суд приставы Наталья Макина сүзләренчә, бүлеккә караган бурычлылар арасында әҗәте 500 мең сумга кадәр җитүчеләр бар.

Россия электрон паспорты нинди булачагы билгеле 147

10 октябрь 2018, 07:45

Электрон паспортта берничә документ берләштереләчәк.

Казан һәм Самара арасында пассажир поезды йөри башлаячак 115

10 октябрь 2018, 07:10

Казаннан поезд көн саен 21.20дә кузгалачак.

Апаста өлкәннәр арасында 15 ел рәттән шашка-шахмат ярышлары уза 81

10 октябрь 2018, 06:00

Турнир шартлары буенча җиңүчеләргә диплом һәм Мактау грамотасы, истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Аксубайда тәрбиягә һәм опекага алган гаиләләр бала акчасы турында сөйләште 82

10 октябрь 2018, 04:00

Тикшерү барышында тәрбиягә бала алган ата-аналар арасында канун бозу очраклары табылган.

Әлмәт гимназиясе укучылары архивта 30 нчы еллардагы хуҗалык кенәгәләрен күреп гаҗәпләнде 86

10 октябрь 2018, 02:00

Быел республикада дәүләт архив хезмәте төзелүгә 100 ел.

“Чирмешәнагрохимсервис” җәмгыяте 36 мең тонна известь оны җитештергән 91

10 октябрь 2018, 01:00

Республикада унҗиде известь карьеры бар, райондагы известь оны сыйфаты ягыннан икенче урында.

Әгерҗедә ял паркын төзекләндерү буенча фикер алышу булды 78

9 октябрь 2018, 22:00

Яшьләр Wi-Fi зонасы, музыка булуын, спорт мәйданчыкларының бүленеп алынуын телиләр.
  11 октябрь 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10