“Татар-информ” МА редакциясе баш мөхәррире Олимпия уеннары факелын йөртүче булды

“Минем факел йөртүче булуым – бөтен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының казанышы”, - дип билгеләде Ләйсән Абдуллина

 (Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Казанда Сочи Олимпиадасы уты эстафетасы дәвам итте. Факеллар тотып Уң як Болак урамы буйлап йөгерделәр.
“Татар-информ” МА генераль директоры урынбасары, рус телендәге мәгълүмат редакциясе баш мөхәррире Ләйсән Абдуллина факел йөртүчеләрнең берсе булды.
“Минем факел йөртүче булуым – бөтен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының, безнең барыбызның казанышы”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Ләйсән Абдуллина.
Факел йөртүче сүзләренчә, Казанда Олимпия уеннары уты эстафетасы казанлыларны битараф калдырмады.
“Барысы өчен дә тарих булачак әлеге вакыйгага нисбәтле булу, факелга кагылу мөһим иде. Һәм бу сөендерә”, - диде ул.
Финишта Ләйсән Абдуллинаны коллегалары, туганнары, якыннары каршы алды. Туры трансляцияне исә “Татар-информ” МА сайтында карау мөмкинлеге булды.
“Патриотлар булыгыз! Без барыбыз бергә генә зур һәм тату гаилә була алабыз”, - дип мөрәҗәгать итте интернет-кулланучыларга Ләйсән Абдуллина.
Рус телендәге мәгълүмат редакциясе баш мөхәррире хәбәр иткәнчә, ул Олимпия факелын сатып алган, һәм факел “Татар-информ” МА бүләкләре коллекциясендә лаеклы урын алачак.
Хәзерге минутларда Казанда Олимпиада уты эстафетасы дәвам иттерелә.