“Су анасы һәм пиратлар хәзинәсе”нә (“Русалочка и сокровища пиратов”) баручы Казан тамашачылары өчен шаттллар оештырыла

Автобуслар “Татнефть-арена”дан Спортның су төрләре сараена барачак

 (Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Олимпия уты эстафетасын уздыру сәбәпле, көндез сәгать 14.30 күрсәтеләчәк “Су анасы һәм пиратлар хәзинәсе” (“Русалочка и сокровища пиратов”) тамашачылары өчен “Татнефть-арена”дан Спортның су төрләре сараена шаттллар оештырыла.
Шулай итеп, өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева оештырган тамашага баручылар “Татнефть-арена”га кадәр шәхси транспортта барып, соңыннан шаттл автобусларына утырып, Спортның су төрләре сараена барып җитә ала.
Исегезгә төшерик, Казанда суда барган тамаша 28 нче декабрьдән 7 нче гыйнварга кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә оештыручылар.