Александр Сладковский Олимпия уты эстафетасында катнашты

ТР Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе үз дистанциясен тиз узды

 (Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Александр Сладковский Олимпия уты эстафетасында катнашты. ТР Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе факел белән Казанның Павлюхин урамы буйлап йөгерде.
Кичә маэстро билгеләп үткәнчә, аның өчен эстафетада катнашу зур хөрмәт һәм Татарстан өчен горурлык, дип хәбәр итә ТР Дәүләт симфоник оркестры матбугат хезмәте.
Эстафета башланыр алдыннан дирижер теләк белдерүчеләр белән фотога төште.
Александр Сладковский үз дистанциясен тиз узды, факелны коллегасы – ТРның халык һәм Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановка тапшырды.
“Әйтеп бетергесез хис-кичерешләр! Барысын да киләсе Яңа ел белән!” - дип тәэсирләре белән уртаклашты дирижер эстафетаның әлеге этабы соңында.