Яңа елдан соң Казанда традицион медицина мәсьәләләре каралачак

2011 елның 15 гыйнварында “Казан” кунакханәсендә “Гамәли сәламәтлек саклау өлкәсенең актуаль мәсьәләләрен чишүдә традицион медицина ысуллары” темасына фәнни-гамәли конференциясе узачак

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). 2011 елның 15 гыйнварында “Казан” кунакханәсендә “Гамәли сәламәтлек саклау өлкәсенең актуаль мәсьәләләрен чишүдә традицион медицина ысуллары” темасына фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Чарада Мәскәү кунаклары - профессор А.А.Марьяновский, Н.Пирогов исемендәге Россия дәүләт медицина университеты профессоры И.Холодова, Ижаудагы «Металлург» шифаханәсе табиблары катнашачак. Шулай ук Казан дәүләт медицина академиясе һәм медицина җәмәгатьчелеге дә чыгыш ясаячак дип көтелә.
Конференциядә типлы патологик процесслар, педиатриядә вирус һәм бактериаль инфекция вакытында дәвалау ысуллары, үзәк нерв авырулары булган балаларны комплекслы дәвалау принциплары, авыруларны диагностикада традицион медицина кануннары һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Академиянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чараны ТР Традицион медицина буенча белгечләрнең иҗтимагый оешмасы, академиянең неврология һәм рефлексотерапия кафедрасы оештыра.