Яңа ел каникуллары чорында Казаннан Мәскәү, Екатеринбург һәм Ижевски юнәлешләренә өстәмә 25 поезд билгеләнде

Юлчылар тимер юл транспортының тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итү өчен тырыша

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). 25 декабрьдән 16 гыйнварга кадәр Казанны Мәскәү, Екатеринбург һәм Ижевски белән өстәмә 25 поезд бәйләячәк. Бүген, мәсәлән, Казан вокзалыннан ерак араларга баручы 9 өстәмә поезд юлга кузгала. Тимер юл транспортының тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итү өчен, Горький тимер юлында магистральләрне кардан чистарту бунча көчәйтелгән эш режимы кертелгән.
Корпоратив коммуникацияләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, узган төндә Казан вокзалы территориясеннән 83 “КамАЗ” кар чыгарылган. Казан хезмәт күрсәтү төбәге территориясендә магистральләрне кардан чистарту белән тәүлек дәвамында 300 дән артык юлчы мәшгуль. Моннан тыш, узган тәүлектә юлларны һәм күчмә составны бер юлдан икенче юлларга күчерә торган җайланмаларны чистартуга станцияләрдән һәм тимер юл предприятиеләреннән 700 гә якын хезмәткәр җәлеп ителгән.