Васил Шәйхразиев уллары армиядә хезмәт итүче ата-аналарга ТР Президенты грамоталары тапшырды

Чаллыда яшәүчеләргә Рәхмәт хатларын Казаннан алып кайттым, диде Васил Шәйхразиев

(Чаллы, 31 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев уллары армиядә хезмәт итүче ата-аналарга ТР Президенты грамоталарын тапшырды.
Узып баручы ел Чаллы өчен үзенчәлекле булды, дип билгеләп үтте ул. 2010 елның төп бурычларының берсе Россия армиясе рәтләренә көзге чакырылыш иде. Искәртеп үтәбез, быел Чаллыдан армия сафларына 1300 егет хезмәт итәргә китте, ә узган ел – 700.
Чаллыда яшәүчеләргә Рәхмәт хатларын Казаннан алып кайттым, диде Васил Шәйхразиев. “Бу бүләкне быел тапшырып каласы килә. Чаллы егетләре частьларында үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте, ә сез аларга терәк булдыгыз. Сез балалар тәрбияләүдә үрнәк булып торасыз”, - дип билгеләп үтте ул.
Бүген Гатиатуллина Кашифә Минзаһит кызы (улы Маратны тәрбияләгән өчен); Фәндус Фәйзрахман улы һәм Кадрия Миннебай кызы Гәрәевлар (улы Алмаз); Рәис Сабирҗан улы һәм Лилия Илгиз кызы Фәттаховлар (уллары Марат, Ринат һәм Ришат) Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Шәһәр мэры Чаллы халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм гаиләләргә бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә шәһәр мэры матбугат хезмәте.