ТР икътисад министры татарстанлыларны Яңа ел белән котлады

“Киләсе елда икътисадны төрле яклап үстерү өчен шартлар яхшырак булырга охшаган”, - диелә котлауда

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
“Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа белән котлыйм! Узып баручы 2010 ел җиңел булмады. Беренчедән ул һава шартлары белән истә кала, икенчедән республика тарихына кергән зур вакыйгалар белән. Моның шулай булуын макроикътисади күрсәткечләр дәлилли. Гомумән алганда, яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Бу сәнәгать производствосына, төп капиталга инвестицияләргә, башкарылган төзенлеш эшләренә, сәүдәгә кагыла.
Киләсе елны яхшыга өметләнеп каршы алабыз. Киләсе елга икътисадны төрле яклап үстерү өчен шартлар яхшы булыр дип фаразлыйбыз. Республикада яшәүче барлык халыкка яңа елда теләкләрегез чынга ашуын, рухи күтәренкелек һәм җитеш тормышта яшәвегезне телибез! Яңа ел белән!”, диелгән котлауда.