ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катлаулы һава шартлары хакында кисәтә

Көчле җил һәм буран булачак, дип фаразлана

(Казан, 31 декабрь, "Татар-информ"). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе республикада яшәүчеләрне начар һава шартлары хакында кисәтә
Якындагы көннәрдә температура 5 градус салкын, көннәр тагын да җылытачак, шул сәбәпле, яңгыр да яварга мөмкин.
Шулай ук төньяктан искән җилнең тизлеге 19 м/с булуы, буранда күз күрүчәнлеге 1000–1500 метр һәм аннан да азрак булыр дип фаразлана.
Моның белән бәйле рәвештә, шәһәр юлларында, федераль һәм республика трассаларында вәзгыять катлаулы. Шул сәбәпле, Татарстан Республликасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә саклык кагыйдәләрен үтәүләрен һәм шәһәрдән читкә чыкмауларын сорап мөрәҗәгать итә.