Казанда чит ил гражданнары сәламәтлеген тикшерү бүлеге ачылды

Казанның Короленко урамы, 24 йортта Республика клиник тире-венерология диспансеры нигезендә чит илдән килгән кешеләргә медицина тикшерүе уздыру бүлеге эшли башлаган

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Казанның Короленко урамы, 24 йортта Республика клиник тире-венерология диспансеры нигезендә чит илдән килгән кешеләргә медицина тикшерүе уздыру бүлеге эшли башлаган.
Әлеге бүлек ачылганчы, Татарстанга килгән башка ил гражданнары 5 медицина учреждениесендә – Республика тире-венерология, наркология, туберкулезга каршы диспансерларында, СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш Үзәгендә һәм Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитар частендә үтә иде. Сәламәтлекне тикшерү 4-5 көнгә сузылып, күчеп килүчеләр өчен кыенлыклар тудыра иде. Хәзер барлык белгечләр бер бинада утыра.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, югарыда телгә алынган учреждениеләрнең баш табибларын быеп, киңәшмә үткәрде. Республика клиник тире-венерология диспансеры баш табибы Искәндәр Миңнуллин ышандырганча, хәзер тикшерү 40 минутны ала. Күчеп килүчеләрне табиблар карый, кирәкле тикшерүләр, психотроп һәм наркологик тикшерү уздыра, флюорография ясый. Белешмә 24 сәгать эчендә бирелә.
Әлеге бүлекне төзү эшен министр Айрат Фәррахов контрольдә тоткан иде. Аның сүзләренә караганда, яңа бүлек чит илләрдән килгән кешеләргә медицина ярдәме сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк.