Бүген Казан аэропортына кайбер самолетлар соңарып киләчәк

Казан аэропорты штат режимында эшли

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казан аэропортына кайбер самолетлар соңарып киләчәк. Алар очып китә торган аэропортларда метеошартлар начар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә аэропортның диспетчерлык хезмәтендә белдерделәр.
Краснодар – Казан – Сургут маршруты буенча рейс ясаучы самолет Казанга 6.30 сәгатьтә килергә тиеш, әмма 10.55 сәгатьтә генә килеп җитәчәк.
Домодедоводан очып китәргә тиешле самолет тоткарлана, бүген биредә һава суднолары графигы үзгәрде. Шуңа күрә 7.50 сәгатьтә кузгалырга тиешле борт Казанга 8.56 сәгатьтә генә кузгала. Казанда самолетны 10.05 сәгатьтә көтәләр.
Ташкенттан кузгалырга тиешле һава судносы бу шәһәрнең аэропортында 13.00 сәгатькә кадәр тоткарлана, ә расписание буенча самолет Казанга 4.50 сәгатьтә килергә тиеш.
Бүген Франкфурт – Самара – Казан рейсы буенча очучы самолет Самарада рейсын тәмамлаган. Пассажирларны Казанга озату өчен автобусларга утыртканнар, хәзер алар юлда.