^ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына алкогольне артык кулланудан баш тартырга тәкъдим итә

^ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына алкогольне артык кулланудан баш тартырга тәкъдим итә

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). 2005 елның 31 декабрьдә 2006 елның 10 гыйнварына кадәр ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын частенең кизү нарядлары һәм эзләү-коткару отрядларының кизү сменалары көчәйтелгән режимда эшләячәк, дип хәбәр итә республика министрлыгының матбугат хезмәте.

Яңа ел бәйрәмнәрендә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре кизү торачак. Бәйрәм чаралары үткәрү алдыннан янгын күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ачыклау буенча кисәтү тикшерүләре үткәрелде. Әлеге җитешсезлекләрне бетерү буенча алар тарафыннан күрсәтмәләр бирелгән, төрле оешма һәм предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм җаваплы вазифаи затлар административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, бәйрәм алдыннан санкцияләнмәгән пиротехник әйберләр сатуны ачыклау буенча рейдлар үткәрелгән. Гаеплеләр административ җаваплылыкка җәлеп ителгән.

Бәйрәм алдыннан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына алкогольне артык кулланудан баш тартырга тәкъдим итә һәм янгында янып үлү очракларының 70 процентының төп сәбәбе исерек хәлдә тәмәке тарту булуын искә төшереп үтә.