news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт 98 процентка тәмамланган

Ремонтланган йортларның өчтән ике өлешен Дәүләт торак инспекциясе кабул иткән.

Татарстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт 98 процентка тәмамланган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт 98,45 процентка тәмамланган. Төбәк Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 613 йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган, шулардан 424 йорт кабул ителгән», — диде докладчы.

Министрның беренче урынбасары, шулай ук республикада мәктәпләрне капиталь төзекләндерү тәмамланды, дип сөйләде. Әлеге программага кертелгән 87 балалар бакчасының бары тик ике муниципалитетта урнашкан дүрт мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен генә төзекләндерәсе калды. 22 ресурс үзәгеннән унҗидесе, өч уку корпусыннан һәм тулай тораклардан әлегә берсе тәртипкә китерелгән.

Быел спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы үтәлде — 21 объектта эшләр төгәлләнде. 16 яшүсмерләр клубының унөчесе ремонтланган инде, биш яшьләр үзәгенең өчесе ремонтланган. Моннан тыш, планлаштырылган сигез сәламәтлек саклау объектының җидесе, унбиштән алты стационар тәртипкә китерелгән. 37 мәдәни учреждениенең берсен, сигез муниципаль архивтан бер бүлмәне генә ремонтлыйсы калган.

Шулай ук Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы өч планлаштырылган бинаның берсе, Росгвардиянең ундүрт объектның җидесе ремонтланган. Калган барлык корылмаларда эш дәвам итә, диде Алексей Фролов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100