news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә җир тетрәү сәбәпле кайгы уртаклаша

«Раббыбыз һәлак булганнарның гөнаһларын ярлыкасын, рәхим-шәфкатеннән ташламасын, шулай ук аларның якыннарына бу авыр сынауны кичерерлек сабырлык бирсен», - дип мөрәҗәгать итә мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә җир тетрәү сәбәпле кайгы уртаклаша
http://dumrt.ru/

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә җир тетрәү сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә якыннарын һәм туганнарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Татарстан мөселманнары аларга бу фаҗигане кичерергә рухи көч һәм ныклык тели. Догаларыбыз моның иң яхшы чагылышы булыр.

Раббыбыз һәлак булганнарның гөнаһларын ярлыкасын, рәхим-шәфкатеннән ташламасын, шулай ук аларның якыннарына бу авыр сынауны кичерерлек сабырлык бирсен! Шушы афәттә зыян күрүчеләргә дә Аллаһ шифасын бирсен, тизрәк савыксын дип телим», диелгән мөфтинең мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100