news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының биш авылында грант акчасына спорт мәйданчыклары ясыйлар

Кармыш авылында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы булачак.

Чирмешән районының биш авылында грант акчасына спорт мәйданчыклары ясыйлар
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 31 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының биш авылында грант акчасына спорт мәйданчыклары ясыйлар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кармыш авылында мәйданчык өчен урын авыл мәдәният йорты бакчасында бүленгән. Якын көннәрдә биредә карусель, таучык, таган, эскәмияләр урнаштырылачак.

Балалар өчен бу бүләк грант акчасына төзелә. Кармыш авыл җирлеге Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып, территорияне төзекләндерүгә грант откан.

Әлеге бәйгедә катнашып, грант откан Ульяновка, Күтәмә, Шешминка һәм Бәркәтә авыл җирлекләре дә шундый ук мәйданчыкларга ия булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100