news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда алтмыштан артык һәйкәл цифрлаштырылды

Азнакайда алтмыштан артык һәйкәл цифрлаштырылды

Азнакайда алтмыштан артык һәйкәл цифрлаштырылды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 31 октябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Татарстанда хәрби һәйкәләрне цифрлаштыру тәмамланып килә. Азнакайда алтмыштан артык һәйкәл цифрлаштырылды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Аларның бердәм интерактив картасы «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында төзелә.

«Яшь Гвардия», «Яшь армия» һәм «Җиңү волонтерлары» бергәләп Бөек Ватан сугышы белән бәйле һәйкәлләр турында мәгълүмат туплыйлар. Архив мәгълүматлары буенча, республикада аларның саны 2,5 меңнән артык.

Әлеге һәйкәлләр турында мәгълүматны Интернет челтәрендә «Мин хәтерлим» («Я помню») интерактив картасыннан табарга мөмкин булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100