Штифтер Венгрия һәм Татарстанның туристларны нәрсә белән җәлеп итә алуын әйтте

Венгриянең Казандагы Генераль консулы Татарстан һәм Будапешт арасында даими авиаэлемтә ачу тантанасында катнашты.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер Татарстан башкаласыннан Будапештка рейс ачу вакытында әлеге ике шәһәрнең туристларны нәрсә белән җәлеп итә алуы хакында сөйләде.Татарстанның горурланырлык һәм Венгрия туристларына күрсәтерлек әйберләре бар, диде дипломат. «Татарстанда венгр туристларында кызыксыну уята алырлык матур урыннар күп. Идел исә – безнең өчен легендар елга, аны һәркем үз күзләре белән күрергә тели», - дип өстәде ул.Генконсул сүзләренчә, күп кенә венгр туристлары Мәскәү һәм Санкт-Петербургта булган инде, алар Россиянең башка шәһәрләрен дә күрергә тели.Адам Штифтер Венгриянең гаять зур туристлык потенциалына ия икәнлеген искәртте. «Будапешт шәһәре үзенең матурлыгы белән җәлеп итәчәк. Бездә термаль чыганаклар бик популяр, чөнки алар дәвалау үзлегенә ия. Бүгенге көндә бездә 1,3 мең термаль чыганак бар, шуларның 130ы – Будапештта», - диде ул.Генконсул шулай ук туризмның Венгрия өчен икътисади үсештә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте. «Илдә эчке төбәк продуктының 10 проценттан артыгы туризмга туры килә. Татарстан белән дә икътисади элемтәләребез яхшы», - дип сүзен йомгаклады ул.