“Татар-информ”да көзге-кышкы чорда куркынычсызлыкны тәэмин итү турында сөйләячәкләр

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 1 ноябрьдә, 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе көзге-кышкы чорда республика халкының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышлана. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы һәм юка бозда саклану чаралары турында сөйләячәкләр.

Матбугат конференциясендә Татарстанда су объектларында кеше куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе, кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, Татарстанда янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш травматолог-ортопеды Сергей Кривошапко журналистлар сорауларына җавап бирәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.