Төркиядә туристлар өчен “барысы да кертелгән” системасын бетерергә тәкъдим иткәннәр

Төркия сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләре конфедерациясе башлыгы фикеренчә, әлеге система туристлык зоналарында сәүдә һәм һөнәрчелек бизнесына комачаулый.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Төркия сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләре конфедерациясе (TESK) башлыгы Бендеви Паландокен туристлык индустриясен “барысы да кертелгән” системасыннан баш тартырга чакырган. Бу хакта Travel Russian News хәбәр итә, дип яза Известия.

Паландокен фикеренчә, әлеге система туристлык зоналарында сәүдә һәм һөнәрчелек бизнесы үсешенә комачаулый, чөнки туристлар кибетләрдә сирәк йөри.

“Әгәр дә “барысы да кертелгән” системасы бетерелсә, туристлар кунакханәләрне калдырып, төрле урыннарга, кибетләргә йөриячәк”, - дип җиткергән эксперт.
Аның хисабы буенча, Төркиядә булган һәр турист уртача 570 доллардан да ким калдырмый.

Паландокен “барысы да кертелгән” системасы бетерелсә, туристлар Төркиянең табигате һәм мәдәнияте белән дә якыннанрак танышырлар иде, дип белдергән. Бу бигрәк тә Россия һәм Германия туристларына кагыла икән. Аның фикеренчә, алар әлеге системадан иң еш кулланучылар булып, илне аэропорт – отель юлында гына күрәләр икән.

2017 ел башыннан россиялеләрнең Төркиягә сәяхәт итүе тугыз тапкырга арткан, әлеге илдә 1,6 млн кеше ял иткән