Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил турында кисәтә

31 октябрьдә республикада урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). 31 октябрьдә синоптиклар татарстанлыларны көньяктан 15-20 м/с тизлек белән исүче җил хакында кисәтә. Казанда җилнең көче 15-18 м/с булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе.

Төнлә Казанда вакыты белән яңгыр фаразлана, һава температурасы 2-4 градус булачак. Республика буенча явым-төшем күзәтелә, термометрлар күрсәткечләре +1 градустан +6 градуска кадәр үзгәреп торачак.

Көндез республика башкаласында һава +4-6 градуска кадәр җылыначак. Шәһәрдә вакыты белән яңгыр көтелә. Татарстанда һава температурасы 3-8 градуска кадәр җылыначак.