Сабада сак бүлеге оештырылуга - 50 ел

Халык хуҗалыгы объектларын килешүләр нигезендә саклаучы ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылуга 29 октябрьдә 65 ел тулды.

(Саба, 31 октябрь, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлитов). Халык хуҗалыгы объектларын килешүләр нигезендә саклаучы ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылуга 29 октябрьдә 65 ел тулды. Җаваплы хезмәт башкаручыларның һөнәри бәйрәме буларак билгеләнгән әлеге дата быел Сабада сак бүлеге оештырылуга 50 ел тулу белән аеруча истәлекле, дип яза җирле басма.

1965 елның декабренә кадәр райондагы мөһим объектлар Кукмара районара сак хезмәте карамагында була. Саба ведомстводан тыш сак бүлеге коллективы ярты гасырлык юбилеена эчке эшләр гаскәрләре нигезендә төзелгән Милли гвардия составында үз бурычын үтәп килә. “Бездә 29 кеше эшли. Шуларның 14е – аттестацияләнгән хезмәткәрләр, ягъни погонлы кешеләр. Коллектив карамагына Саба һәм Теләче районнары буенча 196 объект саклауга тапшырылган. Аларның саны былтыргыга караганда 14кә артты. Без саклаган объектларга явыз ният белән үтеп керү очраклары булганы юк, шуңа күрә дә хезмәтебездән файдаланучылар арту ягында. Моннан тыш 13 физик зат фатирын безгә ышанып тапшырган, аучыларның мылтыгы саклана торган 60ка якын сейф пультка тоташтырылган. Шәхси кибетләргә көтелмәгән һөҗүм ясалу очрагы була калганда, ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итү өчен сигнал төймәләре эшли. Бүлектә үз вазифаларын яхшы белгән хезмәткәрләр эшли. Алар полиция формасындагы кешеләр буларак, җәмәгать тәртибен һәртөрле бозу очракларына да, урлашуларга да битараф кала алмыйлар”,– ди бүлек начальнигы Айдар Галиев.

Чыннан да, “Охрана” дип язылган автомобильләрне без төнге сәгатьләрдә дә еш очратабыз. Тәүлек буе уяулар, оператив вәзгыятькә әзерләр. Әле 19 сентябрь кичендә генә эчке эшләр бүлегендә кизү торучыга Сабада бер ир-⁠атның талануы турында сигнал алына. Хәбәр итүче әйткән урынга иң беренче өлкән полицейский Илнур Гайнетдинов, йөртүче-⁠хезмәткәр Ранис Фәһмиев экипажы килә. Алар оператив эзләү чаралары барышында зыян күрүчедән зур суммада акча һәм телефон талап алган 1976 елгы адәм актыгын кайнар эздән эләктерәләр. Хәзер эше судта. “Тоткарланучының каршылык күрсәтү, корал куллану ихтималын исәпкә алып, кушылганча эш иттек. Инструкция төгәл үтәлде”,– ди бу хакта Илнур Гайнетдинов. Тугыз айда административ хокук бозучы – 120, вак урлашу фактлары буенча 6 кешене тоткарлавы да хезмәткәрләрнең үз эшләрен белүләре турында сөйли. Бүлеккә быел алынган 2 яшь хезмәткәр дә үзләрен уңай яктан күрсәтеп өлгергән.

“Һөнәри бәйрәмебезне матди байлыкларын безгә ышанып тапшыручыларның ышанычын казанып, җаваплылыкны тагын да арттыра барган шартларда билгеләп үтәбез. Барлык хезмәткәрләргә, шулай ук сак хезмәте ветераннарына нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим”,– ди Айдар Галиев.