Инвалид-шагыйрә Лилия Сәләхетдинова: Әти мине ДРКБдан кеше итәм дип алып кайткан

Аллага шөкер, без – гаиләдә биш бала. Миндә генә шушындый авыру, ди шагыйрә.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Инвалид-шагыйрә Лилия Сәләхетдинова тумыштан “бәллүр кеше” диагнозына дучар булган. Авыруына карамастан, ул – өч китап авторы, “Ярдәм” фонды попечительләр советы сәркатибе һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары булып эшли. Үзенең язмышы турында ул “Хатын-кызның көче нәрсәдә?” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә сөйләде.

“Әти мине ДРКБдан кеше итәм дип алып кайткан. Миңа ДЦП диагнозы куялар башта. Шуңа күрә 8 яшькә кадәр мине өйдә генә тотканнар. Мин 4 яшемдә генә мөстәкыйль утырырга өйрәндем. Сөякләрем тиз сына иде. 14 яшемә җиткәч, сөяк сынулар әкренләп бетте. 7 яшькә җиткәч, әни миңа: “Яшьтәшләрең мәктәпкә керә, син нишләрсең икән?” диде. Мин укырга теләк белдердем. Мине укытучылар өйгә килеп укытты. 9 сыйныфта чакта кинәт башым авырта башлады. Бер елга ял алдым. Тик өйдә ятмадым, шул кышны мәчеткә йөри башладым. Шулай да 11 сыйныфны тәмамладым. Хыялым – журналист йә психолог булу иде. Әмма авыл җирендә бу һөнәрләр кемгә кирәк? Үзлегемнән интернетны үзләштердем. Бүгенге көнемә Ходаема мең шөкер”, – диде ул.

Лилия Сәләхетдинова түгәрәк өстәл барышында “хатын-кыз акыллы булырга" тиеш дип билгеләп үтте. Хатын-кызның көче шунда: ул үзенә яраклы итеп уйларга, әмма шул фикерне үз файдасына әйттерергә тиеш”, диде. Шулай ук ирләргә һәрдаим: “Син бит көчле, син бит – ир-ат” дип кабатлап торырга кирәклеген дә искәртте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның Галиев мәчетендә Лилия Сәләхетдинова катнашында “Хатын-кызның көче нәрсәдә?” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Аны Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе, “Мөслимәләр гимназиясе” проекты авторы Айгөл Биктимерова оештырган.