Армиягә чакырылган егетләр белән очрашуда Саба районыннан ел саен 20-30лап егет катнаша

Ахырдан барысы да Билгесез солдат һәйкәленә Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнар истәлегенә чәчәкләр салдылар.

(Саба, 31 октябрь, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлитов). Армиягә көзге чакыру башлангач “Россия патриотлары үстерәбез“ акциясе кысаларында үткәрелүче “Призывниклар көне”ндә Саба районыннан ел саен 20-30лап егет катнаша, дип яза җирле басма.

Быелгы чара элеккеләреннән күпкә аерылып торды. “Быел армиягә китүчеләр белән очрашуны бераз үзгәрәк, икенчерәк форматка үткәрергә булдык. Ничегрәк килеп чыкканын үзегез бәяләрсез”,– диде егетләр алдында чыгыш ясаган район башлыгы урынбасары, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Расих Закирҗанов. Чарада катнашкан аналар улларының армия тормышы ничегрәк булачагын шул көнне үк күрделәр. Егетләрнең күбесе Мәскәү өлкәсендәге районыбыз шефка алган частьта хезмәт итәчәк. Моряк киемен салырга өлгермәсә дә, Татар Икшермәсеннән Ришат Әхмәтханов өчен инде Ватан адындагы хәрби бурычын үтәү еллары артта калган. Үзенә сүз бирелгәч, ул армиягә баруның егетләр өчен зур дәрәҗә, үзе хезмәт иткән частьнең менә дигән чыныгу мәктәбе булуы турында сөйләде. “Призывниклар көне”нә Төбәк авылыннан Кораллы Көчләргә чакыру алган Инсаф Әскәровның әнисе дә килгән иде. – Олы улым Ришат армиядән әлерәк кенә кайтты. Шул җирдә үк – Мәскәү янында хезмәт иткән әтиләре, безгә телефон да бирмәделәр, килеп хәл белүче дә булмады, хатлар гына языша идек, дип сөйли. Без исә Ришат белән көн саен диярлек телефоннан сөйләшеп тордык. Баштагы ике ае гына читенрәк булды, аннары ияләндек. Инде Инсафны абыйсы хезмәт иткән Мәскәү өлкәсенә 24 октябрьдә озатабыз. Бер ел үтә дә китә, исән-сау кайтканын көтеп алырга язсын,– ди Гөлнур ханым.

Инсаф белән аның сыйныфташлары Рәзиф Хөсәенов һәм Рәдис Шәяхмәтов та армиягә китә. Югары белем дә алырга өлгергән егетләр хәрби хезмәткә бүгеннән әзер икәнлекләрен белдерделәр. “Әлбәттә, өйдән китәргә кирәклеге бераз дулкынландыра, өем, туганнарым һәм дусларым сагындырачак. Миңа туганнарымның һәм якыннарымның ярдәме бик булыша, алар миңа яхшы хезмәт итүемне телиләр, бернәрсәдән дә курыкмаска һәм һәрчак баш белән уйларга киңәш итәләр. Әнинең абыйсы флотта хезмәт итте, шуңа мин дә кечкенәдән моряк булырга хыялландым. Теләгем тормышка ашачак. Без үзебез әниләрне борчылмаска чакырабыз. Бер ел бик тиз узып китәчәк, – диде Рәзиф Хөсәенов. “Гомумән, армиягә чакырылучылар ул көнне үзләренең хәрби бурыч үтәргә әзер икәнлекләрен сүздә генә түгел, армия тормышына тиң дисциплинаны үтәп тә расладылар. Лазер оптикалы мылтыктан аттылар, противогаз, бронежилет киеп йөгерделәр, автомат сүтеп җыйдылар, турникка күтәрелделәр, аркан тартыштылар һәм башка физик күнегүләр ясадылар. Дүрт командага бүленеп үткәрелгән күңелле стартлар “Бөркет”ләрнең җиңүе белән төгәлләнде. Егетләрнең физик әзерлегенә башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов бәя бирде. Чараны кадетлар, каратистлар, Шәмәрдәннең “Юнармейцы” отряды чыгышлары бизәде.

Ахырдан барысы да Билгесез солдат һәйкәленә Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнар истәлегенә чәчәкләр салдылар.