31 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты губернаторлар рейтингында 5 урында, рус телендә чыга торган "Идел" журналына баш мөхәррир итеп Айсылу Хафизова билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар илкүләм рейтингында беренче бишлекне йомгаклый/ Экспертлар сүзләренчә, Рөстәм Миңнехановның рейтингтагы позициясе аның Татарстандагы вәзгыятьне җайга салу юнәлешендә ясалган адымнары белән билгеләнә.

Татар теле республикага Татарстанны сәяси яктан какшатмас өчен кирәк - Р.Хәкимов/ "Конституцияне бозудан безгә ни мәгънә", - дип белдерде институт директоры "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "7 дней" тапшыруында.

Рус телендә чыга торган "Идел" журналына баш мөхәррир итеп Айсылу Хафизова билгеләнде/ Айсылу Хафизова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни хәбәрчесе иде. 

Фәннәр академиясендә “XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре” исемле китап тәкъдим ителде/ Бу исем астында Йолдыз Хәлиуллинның Пакистан галиме Абдус Салам турында инде 5 китабы дөнья күрде.

"Мөслимәләр гимназиясе" проекты Лилия Сәләхетдинованың кичәсен уздыра/ "Мөслимәләр гимназиясе" проектында катнашучылар һәр атна саен Галиев мәчетендә җыела.

Хәния Фәрхи турында Чаллы драматургы китап язачак/ Айгөл Әхмәтгалиева, Хәния Фәрхинең туган авылында ике көн булып, аның 87 яшьлек әнисе Фәния апа, балачак дуслары, сыйныфташлары белән очрашкан.

1 ноябрьдә Татарстанда көчле җил көтелә/ Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәчәк.