1 ноябрьдә Татарстанда көчле җил көтелә

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына урыны белән 18-23 метрга (Казанда – 20 метрга) кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе матбугат хезмәте.

Моңа кадәр НТВ телеканалы Мәскәүгә Европада берничә кешенең гомерен өзгән «Герварт» давылы якынлашуы хакында хәбәр иткән иде.