420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кайбер районнарда туфракта 0 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +0.+5 градус, көнбатыш районнарда +9 градус булачак. Ә көндез +12..+17º градус.