420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә барабанда уйнау буенча мастер-класста катнашты.
Нефтьчеләр көнендә урам сәнгате фестивале кысаларында үткән мастер-класста Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов та катнашты. Җитәкчеләр барабанда бер минут дәвамында уйнадылар. Аларны джембе буенча дәресләр бирүче өйрәтеп торды. Ахырдан Татарстан Президентының барабанда уйнарга өйрәнүен карап торган тамашачылар җитәкчеләрне алкышлады.