ТР Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы табигый янгыннарга әзерлекне тикшерде

Быел Татарстанның алты шәһәр һәм муниципаль районында иң күп күләмдә коры үлән һәм чүп-чар януы теркәлгән.

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Татарстанның дүрт муниципаль районы – Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистайда, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыда иң күп күләмдә коры үлән һәм чүп-чар януы теркәлгән. Җәй ахырындагы җылы һава торышы үләннәрнең үсүенә китергән, хәзер аларның биеклеге 2-3 метрга җиткән.

Буген, 31 августта, Казанда Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында республика районнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсен карадылар. Чара республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә үтте.

Республика торак пунктларының табигый янгыннарга әзерлеге турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте.

76 торак пунктта урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре белән чикләнгән минеральләшкән буйларны яңартыга кирәк. 28 торак пункт тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганагыннан мәхрүм. 187 торак пунктта тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганагы тиешенчә түгел һәм ул норматив таләпләргә туры килми. Тагын республиканың 9 торак пунктында тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү төзек хәлдә түгел. 221 торак пунктта халыкка янгын турында хәбәр итү системасы юк.