«Татар-информ» агентлыгында Казан-Мәскәү-Симферополь видеокүпере оештырыла

Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша үткәрелә.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). 31 августта, 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» агентлыгында Казанда уза торган «Рухи ефәк юлы» Халыкара дини лидерлар конференциясенә багышланган Казан-Мәскәү-Симферополь видеокүпере оештырыла.

Матабугат конференциясендә шулай ук Корбан бәйрәме, Болгар ислам академиясе ачылуга бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар, хаҗдан соңгы яңалыклар белән таныштырачаклар.

Видеокүпердә Казаннан - Россия ислам институты ректоры, ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйкъ Мөхәммәтшин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Симферопольдән – Кырым мөфтие урынбасары Эсадуллах Баиров, Мәскәүдән Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов катнаша.

Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша үткәрелә.