Россия туристлары "бәрхет сезон"ны Төркиядә уздырачак

Коксаки вирусына карамастан, Россия туристлары ял итү өчен Төркияне өстен күргән.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Төркия агымдагы елның сентябрь-октябрь аенда Россия туристлары ялы өчен иң популяр ил булып тора, дип хәбәр итә Россия туроператорларының ассоциациясе. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы яза.

Шул рәвешле, Коксаки вирусына карамастан, Россия туристлары “бәрхет сезон"да ял итү өчен Төркияне өстен күргән.

Россия туристлары арасында Төркиядән соң, популяр ял итү урыннары булып, Кипр һәм Россиянең җирле курортлары тора.