Баку – Казан – Баку юнәлеше буенча авиарейслар көн саен ясалачак

Очулар 106 урынлы җирле Embraer, 190 һәм 122 урынлы җирле Airbus A319 самолетларында башкарылачак.

(Казан, 31 август, "Татар-информ"). 1 сентябрьдән Баку – Казан – Баку юнәлеше буенча авиарейслар көн саен ясалачак, дип хәбәр итә "Казан" аэропорты матбугат хезмәте.

Очулар 106 урынлы җирле Embraer, 190 һәм 122 урынлы җирле Airbus A319 самолетларында башкарылачак.

Сишәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә борт Казаннан 21.10 сәгатьтә очып китеп, Бакуга 00.40 сәгатьтә килеп җитәчәк. Бакудан очкыч 18.00 сәгатьтә юл алып, Казан аэропортында 19.40 сәгатьтә булачак.

Дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан Бакуга 23.10 сәгатьтә очып булачак, самолет исә анда 2.40 сәгатьтә килеп җитә. Бакудан ул 20.00 сәгатьтә очып, 21.40 сәгатьтә Татарстан башкаласына килеп җитәчәк.

Матбугат хезмәтендә искәртеп үткәнчә, очыш графигында үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.