31 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хаҗилар Согуд Гарәбстанына килеп җитте, Казанда Гает намазы 61 мәчеттә укылачак, иртәгә томан төшүе көтелә, "Рубин"да яңа футболчы пәйда булды.
Хаҗилар Согуд Гарәбстанына килеп җитте/Хаҗилар арасында ир-атлар – 940369 (54 процент), хатын-кызлар исә 811645 мең кеше (46 процент) тәшкил итә.Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Корбан бәйрәме белән котлады/Аллаһы Тәгаләдән искиткеч матур бәйрәм көннәре бирүен, догалар һәм изге гамәлләребезнең кабул кылынып, гөнаһлар гафу ителүен үтенәм, диелә котлауда.Камил Сәмигуллин: Корбан гаете - җәмгыятебез өчен дә файдалы бәйрәм/Татарстан мөфтие Корбан гаете уңаеннан мөселманнарга видеомөрәҗәгать әзерләгән.Казанда Гает намазы 61 мәчеттә узачак/Казанда намазга барырга теләүчеләр өчен 03.30 сәгатьтә автобуслар йөри башлый.2017 елда Горький тимер юлларында җәрәхәт алу очраклары арткан/Һәлак булучылар арасында 17 бала да бар.Казанга 2018 елда синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын үткәрергә тәкъдим иттеләр/Россия Синхрон йөзү федерациясеннән шундый хат килде.Рушан Аббясов: Без 1 сентябрь – Белем бәйрәмен күчермәс өчен, кулдан килгәнне эшләдек/Гает намазына Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә мәчетләргә 300 меңгә якын мөселман килер дип көтелә.Көзнең беренче көнендә томан төшәчәк/Республикада һәм Казанда явым-төшемнәр көтелми, дип белдерә синоптиклар."Рубин" клубы Иран футболчысы белән килешү төзеде/19 яшьлек футболчыны Корбан Бердыев "Ростов"та эшләгән вакытта ук үз командасында күрергә теләгән.