news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында пенсионерлар өчен яңа социаль проект башланды

Өлкән сыйныф укучылары пенсионерларга гаджетлар белән дөрес идарә итәргә, фотошоп һәм видеомонтаж үзләштерергә ярдәм итәчәк.

Яшел Үзән районында пенсионерлар өчен яңа социаль проект башланды
http://yashel-uzan.ru

(Яшел Үзән, 31 июль, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән муниципаль районының Раифа авыл җирлегендә пенсионерлар өчен «55+» символик исемле иҗади клуб ачылды.

Беренче очрашуга барлык авыл чараларында актив катнашучылар — «Сударушки» вокаль коллективын чакырдылар.

Күңелле һәм җылы әңгәмә барышында хатын-кызлар проектның алдагы чаралары турында фикер алышты.

Моннан тыш, «55+» проекты кысаларында «Цифрлы ликбез» планлаштырылган. Анда өлкән сыйныф укучылары пенсионерларга гаджетлар белән дөрес идарә итәргә, фотошоп һәм видеомонтаж үзләштерергә ярдәм итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100