news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Сабантуйда мөмкинлекләре чикле 200 кеше катнашкан

Сабантуй финалында бәйрәм призерларын һәм җиңүчеләрен, шулай ук инвалидларның иҗтимагый оешмалары активистларын бүләкләделәр.

Әлмәттә Сабантуйда мөмкинлекләре чикле 200 кеше катнашкан
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 31 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй узды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.

«Сәламәтлеге чикле кешеләр өчен Сабантуй 2000 елдан бирле үткәрелә. Узган ел Сабантуй коронавирус пандемиясе аркасында үткәрелмәде, ә кичә ул 200 дән артык катнашучыны җыйды», — диләр оештыручылар.

«Узган ел бәйрәм булмады, барысы да бер-берсен сагынды, алар сөйләшә, аралаша. Хәтта инвалидлар җәмгыятенең, сукырлар, начар ишетүчеләр җәмгыятенең яңа әгъзалары да үзара танышалар, ә алар өчен аралашу-иң мөһиме», — дип уртаклашты Әлмәт сукырлар җәмгыяте секретаре Рәмзия Черемных.

Кунакларны һәм катнашучыларны паркта Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, социаль яклау идарәсе начальнигы Рөстәм Гәрәев, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов сәламләде.

Бәйрәмдә шулай ук быел беренче тапкыр парта артына утыручы балалар да катнашты. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган бүләкләр тапшырылды.

Сабантуй финалында бәйрәм призерларын һәм җиңүчеләрен, шулай ук инвалидларның иҗтимагый оешмалары активистларын бүләкләделәр.

Сабантуй ахырында Татарстан халыклары ассамблеясенең Әлмәт вәкиллеге рәисе, «Бирлик» Әзербайҗан диаспорасы җитәкчесе Фикрат Бакиров пылау белән сыйлады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100