news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы ишегалларындагы балалар мәйданчыгына чүп савытлары куелды

Быел шәһәрнең 88 ишегалдында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерү эшләре бара.

Чаллы ишегалларындагы балалар мәйданчыгына чүп савытлары куелды
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 31 июль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Быел Чаллының 88 ишегалдында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерү эшләре бара. Шул ук вакытта шәһәрдә гап-гади уңайлыклар да тудырылмаган ишегаллары бар.

­«Зяб би­стә­се­нең 18/12 йор­ты кар­шын­да­гы ба­ла­лар мәй­дан­чы­гын­да чүп са­выт­ла­ры юк. Һәр көн мәй­дан­чык­ның бу­ен­нан бу­е­на ком­лык­лар­да чүп-чар ауный. Җы­еш­ты­ру­чы ир­тән җы­еп ал­а, кич­кә та­гын шул хәл. Ни­чә ел­лар шулай. Бы­ел да ур­наш­тыр­ма­ды­лар», — дип хә­бәр итте безгә газета уку­чы­сы Ләй­лә Мир­за­һи­то­ва.

Шәһәрдәшебезнең әлеге гозерен «Жилкомсервис» идарәсе җитәкчеләренә җиткердек.

«Кыз­га­ныч­ка, мәй­дан­чык­та ял итү­че­ләр чүп-чар­ла­рын юл аша гы­на ур­наш­кан подъ­езд яны чүп са­выт­ла­ры­на ил­теп ату­ны ки­рәк дип тап­мый. Ара­сы бер­ни­чә адым гына югыйсә. Шу­лай да искә алырбыз — без­нең эш ке­ше­ләр­гә уңай­лы яшәү мөм­кин­лек­лә­ре ту­ды­ру», — ди­де без­гә идарә итү компаниясе генераль директорының үсеш буенча урынбасары Алек­сандр Шу­ра­лев.

 18 ком­п­лекс­ның ТОС җи­тәк­че­се Мәрь­ям Мос­та­фи­на­га да мө­рә­җә­гать ит­тек.

«Чын­нан да чүп са­выт­ла­ры юк. Мин ЖЭК җи­тәк­че­се Ра­ил Га­таул­лин­га да шалт­ырат­тым. Чүп са­выт­ла­ры шу­шы көн­нәр­дә ур­наш­ты­ры­ла­чак, дип җа­вап бир­де ул.

Соңрак «Жилкомсервис» идарә итү компаниясеннән хәбәр итүләренчә, мәйданчыкка чүп савытлары урнаштырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100