news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның Федоровск бистәсендә якташ-сугышчылар истәлегенә һәйкәл ачылды

Бу авылдан 23 кеше Бөек Ватан сугышына киткән, бары тик тугызы гына кире әйләнеп кайткан.

Аксубайның Федоровск бистәсендә  якташ-сугышчылар истәлегенә һәйкәл ачылды
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 31 июль, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Яңа Аксубай авыл җирлегенә кергән Федоровск бистәсендә яшәүчеләр авылның бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу авылда яшәүчеләр 76 елдан соң Бөек Ватан сугышына киткән 23 якташлары алдында үз бурычларын үтәде. Аларның бары тугызысы гына авылга Җиңү белән әйләнеп кайта.

Һәйкәлне төзү берьюлы берничә чыганактан — авыл җирлеге, гражданнар һәм район җитәкчелеге бүлеп биргән һәм үзара салым акчалары хисабыннан алып барылды.

Һәйкәлне ачу тантанасына бөтен авыл халкы, якташлар җыелды. Аның ачылышын барысы да көтте, чөнки солдат батырлыгы — якташлар буыны өчен иң яхшы үрнәк.

«Һәйкәл ачу — ул, юбилейга караганда да зур вакыйга. Бу киләчәк буын тыныч яшәсен өчен үз бурычларын үтәгән ата-бабаларыбызны хөрмәтләү», — дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ул үз карамагында булган авылларның иминлеге өчен актив эшләүче Алексей Макаровка рәхмәт белдерде. Сүз уңаеннан, һәйкәл территориясендә парк булачак, аны койма белән әйләндереп алу өчен баганалар утыртылган инде.

Алексей Макаров үз чиратында кече ватаннары язмышы өчен битараф булмаган, кулдан килгәнчә ярдәм иткән авыл активистларына рәхмәт белдерде. Аларның күбесе район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Һәйкәлдән япма төшерелгәч һәм аның итәгендәге мәңгелек ут кабынгач, халык тынып калды.Якташ-геройларга дан! Һәйкәл итәгенә чәчәкләр куелгач һәм якташ-сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алгач, тантана урыны аланга күчте. Авыл бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100