Россия курортлары арасында иң популяр юнәлешләр – Сочи һәм Кырым

Чит илләр арасында туристлар иң күп очракта Төркияне сайлый.
(Казан, 31 июль, "Татар-инфором"). Туристлар арасында Россиядә быел Кырым һәм Сочи юнәлешләре популяр, ә чит илләр арасында – Төркия, дип хәбәр итә "ТАСС" агентлыгы Россиянең Туроператорлар ассоциациясе мәгълүматларына таянып. 2017 елның 1 гыйнварыннан 1 июленә кадәр Краснодар крае һәм Кырымда 536 374 мең турист ял иткән. Бу күрәсткеч узган елгыныкыннан 92 процентка күбрәк. Чит илләр рейтингында Төркиядән соң, Греция, Кипр, Испания, Болгария, Тунис һәм Италия килә. “Ничек кенә булмасын быел Төркияне беркем дә куып тота алмаячак”, – дип белдерәләр Туроператорлар ассоциациясендә.