news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Үзәк район хастаханәсе янында юлны бушлай ремонтлаганнар

Юл эшләре медицина хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән  башкарылган.

Яшел Үзәндә Үзәк район хастаханәсе янында юлны бушлай ремонтлаганнар
Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәте

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Яшел Үзән шәһәре советы депутаты Евгений Ефремов табибларга ярдәм күрсәткән һәм Үзәк район хастаханәсе янындагы юлны ремонтлаган. Бу хакта Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр советы депутаты, «Волгадорстрой» ҖЧҖ директоры Евгений Ефремов сүзләренчә, Үзәк район хастаханәсе юлны ремонтларга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев юлда чокыр ремонты башкарырга карар иткән.

Ашыгыч ярдәм машинасы пациентлар белән хастаханә территориясендә каршылыксыз хәрәкәт итә алсын өчен яхшы юл кирәк.

Бөтен ил буенча коронавируска каршы көрәш шартларында медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерү акцияләре дәвам итә. Яшел Үзән дә читтә калмады. Юл эшләре, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп,бушка башкарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100